Текст строки заголовка

Тест №3. Механика

  1. Пружиналы маятникның тирбәнүләр периодының аның йөгенең массасына бәйлелеген эксперименталь юл белән ачыкларга кирәк. 1 нче рәсемдә күрсәтелгән маятниклар парының кайсысын бу максатта файдаланырга мөмкин?

    А һәм Г
    Б һәм В
    Б һәм Г
    А һәм Б

  2. 2 нче рәсемдә алюминийдан һәм бакырдан эшләнгән ике бериш шар, рычаглы үлчәүдә тигезләнеш хәлендә тора. Әгәр шарларны суга төшерсәк, үлчәүнең тигезлеге бозылырмы?

    Үлчәүнең тигезлеге бозылмаячак, чөнки шарларның массалары бертөрле
    Үлчәүнең тигезлеге бозылачак - алюминий шар аска төшәчәк
    Үлчәүнең тигезлеге бозылачак - бакыр шар аска төшәчәк
    Үлчәүнең тигезлеге бозылмаячак, чөнки шарларны бер үк төрле сыеклыкка төшерәләр

  3. Җепкә эленгән алюминий шарны суга төшерәләр. Аннан соң аны судан алалар. Бу вакытта җепнең тартылу көче

    үзгәрми
    арта
    кими
    шарның күләменә бәйле рәвештә үзгәрмәскә дә, үзгәрергә дә мөмкин

  4. Бердәй җисем, берникадәр суга баткан хәлдә йөзә, әгәр аның тыгызлыгы

    суның тыгызлыгына тигез булса
    суның тыгызлыгыннан зуррак булса
    суның тыгызлыгыннан кимрәк булса
    суның тыгызлыгына тигез яки аннан зуррак булса

  5. Җепкә эленгән алюминий шарны дистилляцияләнгән суга төшерәләр. Аннан соң аны аш тозының куе эремәсенә күчерәләр. Бу вакытта җепнең тартылу көче

    үзгәрми
    арта
    кими
    шарның күләменә бәйле рәвештә үзгәрмәскә дә, үзгәрергә дә мөмкин

  6. Җепкә эленгән алюминий шарны аш тозының куе эремәсенә төшерәләр. Аннан соң аны дистилляцияләнгән суга күчерәләр. Бу вакытта җепнең тартылу көче

    үзгәрми
    арта
    кими
    шарның күләменә бәйле рәвештә үзгәрмәскә дә, үзгәрергә дә мөмкин

  7. 3 нче рәсемдә математик маятник 1 һәм 3 торышлары арасында тирбәнә. 1 торышында

    маятникның кинетик энергиясе максималь, потенциаль энергиясе минималь
    маятникның кинетик энергиясе нульгә тигез, потенциаль энергиясе максималь
    маятникның кинетик энергиясе дә, потенциаль энергиясе дә максималь
    маятникның кинетик энергиясе дә, потенциаль энергиясе дә минималь

  8. Сыеклыкка батырылган җисемгә тәэсир итүче этеп чыгару көченең җисемнең тыгызлыгына бәйле икәнлеген эксперименталь юл белән ачыкларга кирәк. 4 нче рәсемдәге алюминий һәм бакырдан ясалган цилиндрлар җыелмасының кайсысын бу максатта файдаланырга мөмкин?

    бары тик А
    бары тик Б
    бары тик В
    яки А, яки В

  9. Стакандагы төче суда йөзеп йөрүче боз кисәген тозлы су салынган стаканга күчерәләр. Бу вакытта, боз кисәгенә тәэсир итүче Архимед көче

    кимеде, чөнки төче суның тыгызлыгы тозлы суның тыгызлыгыннан кимрәк
    кимеде, чөнки бозның суга керү тирәнлеге кимеде
    артты, чөнки тозлы суның тыгызлыгы төче суның тыгызлыгыннан зуррак
    үзгәрмәде, чөнки ике очракта да этеп чыгару көче боз кисәгенә тәэсир итүче авырлык көчен тигезләп тора

  10. Җисемгә тәэсир итүче этеп чыгару көченең җисемнең күләменә бәйле икәнлеген эксперименталь юл белән тикшерергә кирәк. 5 нче рәсемдә күрсәтелгән җисемнәр парының кайсысын бу максатта файдаланырга мөмкин?

    А һәм Г
    А һәм В
    А һәм В
    В һәм Г

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3

Рәсем №4

Рәсем №5