Текст строки заголовка

Тест №3. Фән буларак биология. Биология методлары.

  1. И.И.Мечников үзенең ачышларын биологиянең кайсы өлкәсендә ясый?

    анатомия
    зоология
    селекция
    иммунология

  2. 1 нче рәсемдә тереклек оешуның кайсы дәрәҗәсе күрсәтелгән?

    молекуляр-генетик
    органоид-күзәнәкле
    организмлы
    биогеоценотик

  3. Маймыл беренче мәртәбә идәндә яткан бау ярдәмендә түшәмгә эленеп куелган азыклы савытны ала. Тотышның әлеге формасын ничек атыйлар?

    инстинкт
    шартсыз рефлекс
    элементар акыл эшчәнлеге
    истә калдыру

  4. Орлыкларның тишелеп чыгуы өчен җылылык кирәкме яки юкмы икәнен белү өчен нишләргә кирәк?

    бер үсемлекнең 100 орлыгын төрле температура шартларына кую
    башта бер төркем орлыкны суыкка куеп тору, аннан аларны җылы җиргә күчерү
    җылылык ярата торган үсемлекнең 100 орлыгын суыкта үстереп карау
    салкынга чыдам үсемлекнең 100 орлыгын җылыда үстереп карау

  5. Антропогенез – ул ...

    кеше эволюциясе һәм килеп чыгышы
    кешенең индивидуаль үсеше
    тере табигатьнең тарихи үсеше
    кешенең эмбриональ үсеше

  6. Кайсы фән тере организмнарның төзелешен өйрәнә?

    цитология
    анатомия
    физиология
    психология

  7. Биологик системаларның оешу тәртибенең катлаулыгы буенча эзлеклелекне билгеләгез һәм дөрес җавапны сайлагыз. 1)биоценоз 2)популяция 3)нейрон 4)күпкүзәнәкле организм 5)биосфера

    12345
    34521
    34152
    34215

  8. 2 нче рәсемдә элодея яфрагы препаратын әзерләү һәм аны микроскоп астында карау инструкциясе пунктлары бирелгән. Инструкция буенча цифрларның дөрес эзлеклелеге язылган җавапны сайлагыз.

    23451
    34512
    31425
    45312

  9. 3 нче рәсемдә томат йомшагы препаратын әзерләү буенча инструкция пунктлары бирелгән. Инструкция буенча цифрларның дөрес эзлеклелеге язылган җавапны сайлагыз.

    51234
    35142
    34512
    14523

  10. 4 нче рәсемдә кеше канының микропрепараты белән эшләү инструкциясе пунктлары бирелгән. Инструкция буенча цифрларның дөрес эзлеклелеге язылган җавапны сайлагыз.

    632541
    341256
    456123
    162345

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3

Рәсем №4