Текст строки заголовка

Тест №3.

  1. Лексикология фәненең тармаклары:

    фразеология, фонетика, ономастика, лексикография, семасиология
    лексикография, синтаксис, этимология, сүз ясалышы, морфология
    этимология, ономастика, лексикография, фразеология, семасиология
    семасиология, фразеология, этимология, орфография, орфоэпия

  2. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеш формасы бар?

    7
    4
    5
    6

  3. Кайсы мөстәкыйль сүз төркеме төрләнми?

    исем
    фигыль
    алмашлык
    рәвеш

  4. Аныклаулы мөнәсәбәтне нинди чаралар белдерә?

    бәйлекләр, бәйлек сүзләр
    сүз тәртибе, килеш кушымчалары, сүзләрнең кабатланып килүе
    сүз тәртибе, - ныкы/ -неке кушымчалары
    сүз тәртибе, аныклау интонациясе, теркәгечләр

  5. Җөмләнең төрен билгеләгез. Күктә сызылып кына яңа ай тулган, Коры елга буенда бакалар чурылдый, баш очыннан гына, пырхылдап, бер кош очып үтте. (Ф. Сафин)

    катнаш кушма җөмлә
    күп тезмәле кушма җөмлә
    күп иярченле кушма җөмлә
    тезмә кушма җөмлә

  6. Мө…мин-мөселман сүзендә төшеп калган хәрефнең язылышы кайсы кагыйдәгә туры килә?

    кушма сүзләрдә сүз уртасында да языла
    сузык аваз хәрефләреннән соң сүз уртасында да языла
    нечкә иҗек ахырында «һәмзә»не белдерә
    тар һәм кыска әйтелә, сүз уртасында языла

  7. Кайсы сүзгә килеш һәм күплек кушымчасының калын төре ялгана?

    медаль
    повесть
    портфель
    циркуль

  8. "һ" хәрефе язылган сүз кайсы төркемдә?

    мә...әббәт җимеше
    мо...таҗ гаилә
    мә...абәт тау
    и...лас сөйләшү

  9. 1 нче рәсемдәге текстны укыгыз. Әлеге өзек нинди стильдә язылган?

    рәсми стильдә
    фәнни стильдә
    матур әдәбият стилендә
    публицистика стилендә

  10. 1 нче рәсемдәге текстны укыгыз. "Бәхет диңгезе", "сагыш уты" нинди сурәтләү чарасы?

    чагыштыру
    литота
    гипербола
    метафора

    


Рәсем №1