Текст строки заголовка

Тест №2. Электромагнитик күренешләр

  1. 1 нче рәсемдә, аркылы кисем мәйданнары бердәй булган ике бакыр үткәргеч аша үтүче ток зурлыгының, аларның очларына куелган көчәнешкә бәйлелек графигы күрсәтелгән. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    А үткәргеченең каршылыгы 104 Ом
    Б үткәргеченең каршылыгы 52 Ом
    Б үткәргече А үткәргеченнән озынрак, А үткәргеченең чагыштырма каршылыгы Б үткәргеченең чагыштырма каршылыгына тигез
    А үткәргече Б үткәргеченнән озынрак

  2. 2 нче рәсемдә ике үткәргеч спиральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Даими ток чыганагына тоташтыргач, ике кәтүк тә электромагнитка әверелә; кәтүкләр тирәсендә бериш магнит кыры бар
    А һәм В нокталарында электромагнитның полюслары бердәй
    1 һәм 2 кәтүкләре арасында магнитик этешү көчләре бар
    Һәр кәтүкнең уралмалары арасында магнитик тартылу көчләре бар

  3. 3 нче рәсемдә ике үткәргеч спиральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Даими ток чыганагына тоташтыргач, ике кәтүктә дә электр корылмасы туплана
    А һәм В нокталарында электромагнитның полюслары төрле
    1 һәм 2 кәтүкләре арасында магнитик этешү көчләре бар, шулай ук Кәтүкләр тирәсендә бериш магнит кыры бар
    Һәр кәтүкнең уралмалары арасында магнитик тартылу көчләре бар

  4. 4 нче рәсемдә үткәргеч спральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Электр схемасы яссылыгында ике магнит угы бар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Өзгечне кушкан вакытта кәтүк тирәсендә бериш магнит кыры барлыкка килә һәм 1 магнит угы, рәсем яссылыгында, сәгать теле уңаена 90°ка борыла
    Өзгечне кушкан вакытта кәтүкнең уралмалары арасында магнитик үзара тәэсир итешү барлыкка килә
    Өзгечне кушкан вакытта, кәтүк, көньяк полюсы В ноктасында булган, электромагнитка әверелә
    Өзгечне кушкан вакытта 2 магнит угының торышы үзгәрми

  5. 5 нче рәсемдә ике үткәргеч спиральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Даими ток чыганагына тоташтыргач, ике кәтүктә электромагнитка әверелә; А һәм В нокталарында электромагнитның полюслары төрле
    1 һәм 2 кәтүкләре арасында магнитик этешү көчләре бар
    Һәр кәтүкнең уралмалары арасында магнитик этешү көчләре бар
    Кәтүкләр тирәсендә бериш электростатик кыр бар

  6. 6 нчы рәсемдә үткәргеч спральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Электр схемасы яссылыгында ике магнит угы бар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Өзгечне кушкан вакытта кәтүкләр тирәсендә бериш электростатик кыр барлыкка килә һәм төньяк полюсы А ноктасында булган, электромагнитка әверелә
    Өзгечне кушкан вакытта кәтүкнең уралмалары арасында этешү көчләре барлыкка килә
    Өзгечне кушкан вакытта 1 магнит угы, рәсем яссылыгында, 180°ка борыла
    Өзгечне кушкан вакытта, 2 магнит угы, рәсем яссылыгында, сәгать теленә каршы 90°ка борыла

  7. 7 нче рәсемдә үткәргеч спиральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Электр схемасы яссылыгында ике магнит угы бар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Өзгечне кушкан вакытта кәтүк тирәсендә бериш магнит кыры барлыкка килә һәм 1 магнит угы, рәсем яссылыгында, сәгать теленә каршы 90°ка борыла
    Өзгечне кушкан вакытта кәтүкнең уралмалары арасында магнитик үзара тәэсир итешү барлыкка килә
    Өзгечне кушкан вакытта, кәтүк, көньяк полюсы В ноктасында булган, электромагнитка әверелә
    Өзгечне кушкан вакытта 2 магнит угының торышы үзгәрми

  8. 8 нче рәсемдә үткәргеч спиральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Электр схемасы яссылыгында ике магнит угы бар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Өзгечне кушкан вакытта кәтүк тирәсендә бериш булмаган магнит кыры барлыкка килә һәм кәтүк, көньяк полюсы А ноктасында булган, электромагнитка әверелә
    Өзгечне кушкан вакытта кәтүкнең уралмалары арасында электростатик үзара тәэсир итешү барлыкка килә
    Өзгечне кушкан вакытта 1 магнит угының торышы үзгәрми
    Өзгечне кушкан вакытта, 2 магнит угы, 180°ка борыла

  9. 9 нчы рәсемдә ике үткәргеч спиральне даими ток чыганагына тоташтыралар. Рәсемнән файдаланып, тәкъдим ителгәннәр арасыннан дөрес расламаны сайлагыз.

    Даими ток чыганагына тоташтыргач, ике кәтүк тә электромагнитка әверелә шулай ук 1 һәм 2 кәтүкләре арасында магнитик тартылу бар
    А һәм В нокталарында электромагнитның полюслары бердәй
    Һәр кәтүкнең уралмалары арасында магнитик этешү көчләре бар
    Кәтүкләр тирәсендә электростатик кыр бар

  10. 10 нчы рәсемдә күрсәтелгән чылбыр бүлемтегенең гомуми каршылыгы 9 Ом. R1 һәм R2 резисторларының каршылыклары тигез. Һәр резисторның каршылыгы күпме?

    81 Ом
    18 Ом
    9 Ом
    4,5 Ом

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3

Рәсем №4

Рәсем №5

Рәсем №6

Рәсем №7

Рәсем №8

Рәсем №9

Рәсем №10