Текст строки заголовка

Тест №2. Хокук.

  1. Кемдә документның юридик көчкә ия булган күчермәсен эшләргә һәм расларга була?

    адвокатта
    прокурорда
    җәмәгать судьясында
    нотариуста

  2. РФнең башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә карый торган пунктны күрсәтегез.

    дәүләт бюджетын әзерләү
    суд эшчәнлеген тормышка ашыру
    амнистия игълан итү
    РФ гражданлыгы мәсьәләләрен хәл итү

  3. Башка социаль нормалардан аермалы буларак, хокукый нормалар

    дәүләтнең көче белән яклана
    кешеләрнең үз-үзләрен тотуларын җайга сала
    иҗтимагый фикер көченә таяна
    күп тапкыр куллануга исәпләнгән

  4. РФнең федератив төзелеше турындагы фикерләр дөресме? А. РФ составына үзләренең хакимият органнары булган чагыштырмача мөстәкыйль берләшмәләр керә. Б. РФ субъектлары арасындагы чикләр, аларның уртак килешүләре нигезендә үзгәрергә мөмкин.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    ике фикер дә дөрес
    ике фикер дә дөрес түгел

  5. Дәүләтнең хокук саклау органнары турындагы фикерләр дөресме? А. Дәүләт хакимияте органнары тарафыннан законнарның үтәлешен күзәтүне адвокатура гамәлгә ашыра. Б. Шәхеснең иминлеген тәэмин итү полициянең бурычы булып тора.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    ике фикер дә дөрес
    ике фикер дә дөрес түгел

  6. Гәҗиттә эре компаниянең эшчәнлеген каралта торган ялган фактлар басылып чыга. Үзенең эшлекле абруен торгызу өчен, компания җитәкчелеге кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?

    полиция бүлегенә
    судка
    прокуратурага
    нотариуска

  7. Февраль анда 16 яшьлек Марина эшкә кабул ителә. Июньдә ул, август аенда ял бирүләрен сорап, гариза яза, ләкин предприятие администрациясе Маринаның үтенечен кире кага. Биредә балигъ булмаганнарның хезмәтен билгеләүче кайсы хезмәт законнарының нормасы сакланмаган?

    Хезмәтнең зарарлы шартларындагы авыр эшләрдә 18 яшьтән кечкенәрәк затларга эшләү тыела.
    18 яшьтән кечкенәрәк эшчеләрне төнге һәм эш сәгатеннән тыш вакытта эшләргә тартырга тыела.
    18 яшьтән кечкенәрәк эшчеләр үзләренә уңайлы вакытта ел саен түләүле ял алырга хокуклы.
    Хезмәт килешүе 14 яшьтән өлкәнрәк булганнар белән, ата-ананың берсе һәм медицина белешмәсе булган очракта төзелергә мөмкин.

  8. Түбәндәгеләрнең кайсысы РФ Президенты вәкаләтләренә карый?

    федераль милек белән идарә итү
    дәүләт бюджетын әзерләү һәм кабул итү
    РФ субъектлары арасындагы чикләрне билгеләү
    дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү

  9. Гаилә мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу турындагы фикерләр дөресме? А. Ирле-хатынлыларның һәркайсында шөгыль, һөнәр, яшәү һәм килү-китү урыннарын сайлау иреге була. Б. Аерылышуны теркәү парларның балигъ булмаган уртак балалары булган очракта, суд тәртибендә үткәрелә.

    А гына дөрес
    Б гына дөрес
    ике фикер дә дөрес
    ике фикер дә дөрес түгел

  10. Әхлактан аермалы буларак, нормалар җыелмасы булган хокук

    илнең өлкән яшьтәге халкына карый
    дәүләтнең рәсми документларында теркәлә
    иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга сала
    эчке теләк, ният йогынтысы астында башкарыла