Текст строки заголовка

Тест №2. Фән буларак биология. Биология методлары.

  1. Биологиянең кайсы өлкәсендә К.А.Тимерязев үзенең ачышларын ясый?

    цитология
    ботаника
    психология
    медицина

  2. Фәндә күзәнәк теориясенең роле нәрсәдә чагыла?

    күзәнәк төшен ачуда
    күзәнәкләрнең бүленү механизмын ачыклауда
    күзәнәкне ачуда
    организмнар төзелеше турында белемнәрне гомумиләштерүдә

  3. Галимнәр Дж.Уотсон һәм Ф.Крик ДНКның өч үлчәмле структурасын төзү өчен нинди методтан кулланганнар?

    күзәтү
    модельләштерү
    чагыштырмача-тарихи
    эксперименталь

  4. Нинди терминның грек теленнән тәрҗемәсе «җан турында белемнәр» дигәнне аңлата?

    гигиена
    физиология
    психология
    анатомия

  5. Санап үтелгән процедураларның кайсын биологик экспериментка кертеп була?

    механик ярсыткычка баканың реакциясен тикшерү
    бер төрдән булган үсемлекнең яфрак формасы һәм зурлыгын тикшерү
    борынгы хайваннарның калдыкларының казылмаларын җыю
    фәнни теорияне эшләү

  6. 1 нче рәсемдә эт һәм И.П.Павлов үзенең фәнни эшчәнлегендә кулланган күпсанлы җайланмаларның берсе сурәтләнгән. Бу җайланманың булуы, галимнең түбәндәге кайсы методны куллануын күрсәтә.

    тасвирлау
    эксперимент
    чагыштыру
    үлчәнеш

  7. Кеше физиологиясенең фәнни гипотезасын тикшерү өчен нәрсә кирәк?

    теорияне төзү
    модель төзү
    эксперимент үткәрү
    күзәтү үткәрү

  8. Т.Шванн үзенең беренче ачышларын биологиянең кайсы өлкәсендә ясый?

    цитология
    анатомия
    психология
    генетика

  9. Гистология өлкәсендә тикшерү объекты булып нәрсә тора?

    экосистема
    нуклеин кислоталары
    кошлар миграциясе
    хайван тукымасы

  10. 2 нче рәсемдәге культуралы арыш (1) һәм баллы кукуруза (2) арасында туганлыкны билгеләү өчен галим-ботаник нинди методтан файдала?

    абстрактлаштыру
    эксперименталь
    модельләштерү
    чагыштыру

    


Рәсем №1

Рәсем №2