Текст строки заголовка

Тест №1. Россия географиясе.

  1. Түбәндә китерелгән, Россия территориясендә яшәгән халыкларның кайсысы сан ягыннан иң күп булып исәпләнә?

    якутлар
    татарлар
    комилар
    калмыклар

  2. Россиянең иң кырый территорияләре турындагы кайсы раслама дөрес?

    Иң кырый көнбатыш нокта Ленинград өлкәсендә
    Иң крыйы көнчыгыш нокта көнчыгыш озынлыкка карый
    Иң кырый төньяк материк нокта Таймыр ярымутравында
    Иң кырый көньяк нокта Грузия белән булган чиктә

  3. Төньяк диңгез юлы портларының кайсысы туңмый?

    Мурманск
    Анадырь
    Тикси
    Хатанга

  4. Чум – болан тиреләреннән тегелгән япмалар белән тышланган конус рәвешендәге шатёр. Чум кырыс климат шартларында алып барыла торган күчмә тормыш рәвешенә җайланган. Чум кайсы халыкның традицион торак урыны санала?

    эвенкларның
    мариларның
    калмыкларның
    чувашларның

  5. Санап кителгән халыкларның кайсысы Россиянең Европа Төньягында яшәүче төп халкы булып тора?

    коми
    башкорт
    чуваш
    удмурт

  6. Санап кителгән регионнарның кайсында туфрак аеруча югары табигый уңдырышлылыкка ия?

    Белгород өлкәсе
    Вологод өлкәсе
    Мәскәү өлкәсе
    Пермь крае

  7. Санап кителгән илләрнең кайсысы белән Россия коры җирдә чиктәш?

    Армения
    Әзербайҗан
    Молдавия
    Тадҗикистан

  8. Россия регионнарының кайсында халыкның уртача урнашу тыгызлыгы иң югары?

    Хабаровск краенда
    Коми Республикасында
    Мурманск өлкәсендә
    Татарстан Республикасында

  9. Россия Федерациясенең Дәүләт чиге кайсы ил белән бары тик тигез җир территориясе буйлап үтә?

    Грузия
    Әзербайҗан
    Монголия
    Эстония

  10. Россия регионнарының кайсында халыкның уртача тыгызлыгы иң югары?

    Красноярск краенда
    Хабаровск краенда
    Самара өлкәсендә
    Бурятия Республикасында