Текст строки заголовка

Тест №1. Борынгы һәм Урта гасыр тарихы

  1. Түбәндә күрсәтелгән җавапларның кайсысы XVII гасырда патриарх Никонның реформа нәтиҗәсен чагылдыра?

    Патриархлык кертү
    Изге Синодны төзү
    Чиркәүнең җирбиләүчелек хокукларын бетерү
    Чиркәү китапларын грек үрнәкләренә туры китереп үзгәртү

  2. Түбәндә санап кителгән сәбәпләрнең кайсысы XIV гасырда Мәскәүнең күтәрелешенә этәргеч ясаган?

    Мәскәү кенәзләре сәясәте
    Алтын Урданың таркалуы
    Идарә итүнең республика формасы
    Мәскәүгә берләшү үзәге буларак альтернатива булмау

  3. Түбәндә санап кителгәннәрнең кайсысы X гасырда булган вакыйганы тасвирлый?

    Олег җиткчелегендә Новгород белән Киевны берләштерү
    Новгород хакимиятенә варягларны чакыру
    Урок һәм погостлар кертү
    Любечьта кенәзләр съезды

  4. 1 нче рәсемне карагыз һәм биремне үтәгез. Әлеге рәсемнең нигезендә нинди тарихи вакыйга ята?

    Кенәз Святослав Игоревичның Хәзәргә походы
    Калка елгасы янындагы сугыш
    Батый хан гаскәренең Владимирны алуы
    Боз өсте сугышы

  5. Кенәзләрнең Любечьтагы җыены ничәнче елда булган?

    862 елда
    988 елда
    1097 елда
    1223 елда

  6. XIV гасырның беренче чирегендә Мәскәү кенәзләре Төньяк-Көнчыгыш Русьта лидерлык позициясен яулау өчен кайсы шәһәр белән көрәш алып барганнар?

    Звенигород белән
    Новгород белән
    Тверь белән
    Смоленский белән

  7. Түбәндә санап кителгән шәхесләрнең кайсысы Андрей Рублев белән берлектә Мәскәү Кремле Благовещенский соборының иконостасын ясаган?

    Феофан Грек
    Дионисий
    Симон Ушаков
    Аристотель Фиораванти

  8. 2 нче рәсемне карагыз. Анда ... тәкъдим ителгән.

    фреска
    мозаика
    миниатюра
    икона

  9. Түбәндә санап кителгәннәрнең кайсысы опричнина сәясәтенең бер нәтиҗәсе булган?

    Беренче Земский соборны чакырып алу
    Россиянең икътисадый яктан зәгыйфьләнүе
    Россиягә Казан һәм Әстерханның кушылуы
    Россиядә патриархлык урнашу

  10. 3 нче рәсемдәге схеманы карагыз һәм сорауга җавап бирегез. Схемада Хәзәр каганатының башкаласы нинди сан белән тамгаланган?

    1
    2
    3
    4

    


Рәсем №1

Рәсем №2

Рәсем №3