Текст строки заголовка

Тест №1.

  1. Авазларның язуда бирелеше ничек атала?

    орфография
    фонема
    транскрипция
    хәреф

  2. Исемгә хас бәйләгеч кушымчалар кайсы төркемдә?

    килеш, тартым
    килеш, сан
    тартым, сан
    алдагы төркемчәләрдә дөрес җавап юк

  3. Бәйләгеч сүз төркемнәреннән торган төркемне табыгыз.

    аркылы, чаклы, фәкать, гүя, чөнки
    ләкин, гына, ярар, төсле, кул
    һәм, ләбаса, пәрәмәч, түгел, белән
    хәтта, бит, тиеш, кадәр, тик

  4. Киләчәк заман хикәя фигыль формаларыннан торган төркемне табыгыз.

    киләсе елга, әни әйтер, алачак китап
    яза-яза тыңлау, кайтучы кунаклар, шатлана-шатлана бару
    иртәгә сөйләр, ул аңламаячак, башка тимәс
    китүче кешеләр, йокы турында уйлау, әти кайтыр

  5. Гыйльминең дә эченә җан керде. (Ф. Сафин) Əлеге җөмләдәге хәбәр…

    тезмә исем хәбәр
    кушма фигыль хәбәр
    кушма исем хәбәр
    тезмә фигыль хәбәр

  6. Өйрәнү максатыннан чыгып, сүзтезмәләр ничә төркемгә бүленә?

    5
    7
    4
    6

  7. Кайсы сүздә ъ хәрефе бугаз тартыгы «һәмзә»не белдерә?

    кулъязма
    мәгънә
    коръән
    подъезд

  8. Кайсы очракта һәр, һич сүзләре кушылып языла?

    һәр (кеше), һич (онытмыйм)
    һәр (нәрсә), һич (кем)
    һәр (илдә), һич (югы)
    һәр (бала), һич (уйламассың)

  9. Агачлар шаулап үсә, чишмәләр чылтырап ага ( ) барсы да яшәүгә дәрт уяталар, кайгыларга бирешмәскә өндиләр иде. (Ф. Сафин) Əлеге җөмләдә җәя эченә нинди тыныш билгесе куела?

    өтер
    нокталы өтер
    күпнокта
    сызык

  10. 1 нче рәсемдәге текстны укыгыз. 3 нче җөмләдә нинди сурәтләү чарасы кулланылган?

    аллегория
    сынландыру
    эпитет
    чагыштыру

    


Рәсем №1